«Россия полиграфиясе көне»: танып белү сәгате (18+)

19 апрель көнне Россиядә һөнәри бәйрәм – Россия полиграфиясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Россия полиграфиясе көне» дигән танып белү сәгате үткәрде.

Күргәзмәдә китапханә яздырып ала торган газета һәм журналларга күзәтү ясалды. Шуннан соң журнал битләрендәге мәкаләләрне кычкырып укулар үткәрелде. Чарага килүчеләр бик теләп «Загадки истории», «Дарья», «Приусадебное хозяйство», «Гаилә учагы», «Домашняя энциклопедия» һ.б. журналлар белән танышты. 

Поделиться: